Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

“Үсеш” өчен дәүләт программасы

Авылда җиң сызганып эшләргә һәм тулы кыйммәтле тормыш белән яшәргә була – тырышкан кешегә дәүләт ярдәм кулы суза.

Районда туган авылларында хезмәт куеп үз эшләрен җәелдергән яшьләр аз түгел. Шуларның берсе  Яңа Александровкадан Сергей Щекин. Ул совхозда тракторчы булып эшли, шәхси ярдәмче хуҗалык тота. Авылда аның турында, хезмәт сөючән, булдыклы, дип сөйлиләр. 

2018 елда Сергей “Үз эшен яңа башлаган фермер” буларак 3 миллион сум күләмендә сөтчелек юнәлеше буенча грант алган.  Язын төзелеш эшләрен башлап җибәргән. 

Йортыннан ерак түгел генә типовой ферма бинасы төзеп ята. Эчке эшләрне генә башкарасы калган: идәнне түшәп бетерергә, сөтүткәргеч, тирес чыгару, су эчерү системаларын урнаштырырга. Сергей Владимирович сөтчелек көтүен 50 башка җиткерергә планлаштыра. Әлегә аның хуҗалыгында егерме сөтлебикә бар. Фермер һәр көнне уртача 340 шар литр сөт савып ала. 

Бу эштә аңа тормыш иптәше Татьяна, мәктәптә укучы улы һәм кызы ярдәмгә киләләр. 

Эшен яңа башлаган фермер үзенең чәчү җирендә  азык культуралары үстерә. Туфрак эшкәртү, чәчү эшләре  өчен кирәкле техникасы да бар. Грант акчасына ул төягече белән   МТЗ-82 тракторы сатып алган. 

– Барысына да ирешеп була, бары тик ялкауланмаска гына кирәк, – ди Сергей Владимирович. –  Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәмгә килгән шундый программаларның булуы безнең өчен бик тә яхшы. 

Сөтчелек малларын ул яңа корпуска көз азагында кертергә планлаштыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев