Сенаж, печән запасы туплана
Терлек азыгы әзерләү – кыр хезмәтчәннәре өчен бүгенге көндә иң мөһим бурычларның берсе.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, 5 июльгә сенаж траншеяларына 13679 тонна яшел масса салынган, план буенча 42241 тонна (32 процент), 12110 тонна печән киптерелгән (план буенча 11893 тонна, 119 процентка үтәлгән). Печән әзерләү буенча механикалаштырылган звенолар югары ритмда эшлиләр. Узган көнне генә дә кышкылыкка 119 тонна кыйммәтле азык запасы әзерләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев