Шәрбән авыл җирлеге Советының киңәйтелгән утырышында үткән елга йомгак ясап, киләсе елга бурычлар куелды
Шәрбән авыл җирлегендә 114 хуҗалыкта 301 кеше яши.
Шуларның: 175е – эшкә яраклы граждан, 18 яшькә кадәрге 27 бала, 12 студент төрле уку йортларында белем ала, калганнары пенсионерлар.
Демографик хәлгә килгәндә, 2023 елда – бер бала да тумаган, 5 кеше вафат булган.
Җирлекнең 2023 елга бюджет үтәлеше 102.5 процент тәшкил иткән. Үзара салым акчасы 232 000 сум җыелган. “Волга Селект” пай җирләре өчен тулысынча исәп-хисап ясаган.
Җирлек башлыгы Дамир Шәрифуллин үз чыгышында билгеләп үткәнчә, күп кенә гаиләләр шәхси хуҗалыкларында мөгезле эре терлек асрап, ит, сөт сатып көн күрә. Җирлектә 231 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуның 100 башы савым сыеры. Сөт җыю белән «Восток» СПССК компаниясе, шәхси эшмәкәр Мифтахов шөгыльләнә. 2023 елда авыл халкы 360 тоннадан артык сөт тапшырып 8 миллион сумнан артык акча эшләгән. Авылда кошчылык фермасы булу сәбәпле, күп гаиләләр каз асрап үзләренә табыш ала, шулай ук умарта тотучылар да бар.
Мөгезле эре терлекләр асрау буенча “Вафин И.С.” КФХсы, кошчылык буенча “ Гатина З.А.” КФХсы уңышлы эшли. Җиләк үстерү буенча “Галлямов В.А.” КФХсы җәйге сезонда авыл халкын эш урыннары белән тәэмин итә.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министрлыгының шәхси хуҗалыкларга ярдәм программаларының күбесендә катнашып, ат асраучылар – 20 000 сум, кош-корт асраучылар – 107 650 сум, савым сыерлары һәм кәҗә асраучылар – 443 900 сум субсидия алган.
Чыгыш ясаучы авылның мәгариф, мәдәният, медицина өлкәләренең көйле эшчәнлеген, халык үтенече буенча Шәрбәннән Аксубайга маршрут автобусы йөри башлавын билгеләп үтте. Авылда кибет булмау сәбәпле, халыкка “Гарант” җитештерү компаниясе һәм автолавка билгеләнгән көннәрдә ипи, азык-төлек алып килә.
2023 нче елда үзара салым хисабына урамнарга вак таш җәелгән, трактор өчен асылмалы җиһаз сатып алынган, су башнясы тотып алынган, буялган, су челтәрләре өлешчә ремонтланган. 7 контейнер мәйданчыгы, 15 контейнер ураштырылган, законсыз чүплекләр бетерелгән, буа ремонтланган, һәлак булганнар истәлегенә куелган обелиск төзекләндерелгән. Зиратта кирәк-яраклар кую өчен яңа алачык төзелгән. Җирлекне төзекләндерү буенча эшләр агымдагы елда да дәвам ителәчәк.
Нотыкчы урамнарны, зират территориясен тәртиптә тоту буенча өмәләрдә актив катнашкан өчен авыл халкына рәхмәт белдерде.
–Территориядәге ике су башнясы җәйге чорда халыкны су белән тулысынча тәэмин итү мөмкинлеге бирсә дә, су үткәргеч системаларының искерүе сәбәпле, аларда һәрдаим аварияләр булып тора, – дип белдерде чыгыш ясаучы һәм район җитәкчелегеннән “Чиста су” программасы буенча су үткәргеч торбаларны алыштырырга ярдәм итүне сорады.
Совет утырышында район хезмәтләре белгечләре халыкка төрле мәгълүматлар биреп чыгыш ясадылар.
–Быел сайлаулар елы. 15-17 март көннәрендә Россия Президенты сайлауларында һәм сентябрьдә Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлап тавыш бирүләрдә, һәрвакыттагыча, актив катнашугызны сорыйм, – дип мөрәҗәгать итте киңәйтелгән утырышка йомгак ясап, район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев