Санкт-Петербургта ТАССРның 100 еллыгы һәм Республика көне уңаеннан туптан аттылар
Петропавел крепостеннан туптан ату хокукы камалыштагы Ленинградта яшәүче ветеран Рәхим Теләшев, язучы Альмира Таһирҗанова һәм меценат Шамил Алюшевка бирелде.
Санкт-Петербург татарлары Петропавел крепостеннан туптан атып Татарстан һәм аның халкын Республика көне һәм ТАССРның 100 еллыгы белән котлады. Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиле Ренат Вәлиуллин Facebook социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә шул хакта хәбәр итте.
«Татарстан Республикасының Даими вәкиллеге инициативасы белән бүген 12.00 сәгатьтә Санкт-Петербургта гадәткә кергән күркәм традиция буенча ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан Санкт-Петербургтагы Петропавел крепосте Нарышкин бастионыннан туптан аттылар», - дип язган Вәлиуллин.
Туптан ату хокукы камалыштагы Ленинградта яшәүче ветеран, танылган язучы Рәхим Теләшев, Санкт-Петербург татарлары тарихы буенча күп кенә китаплар авторы Альмира Таһирҗанова һәм меценат Шамил Алюшевка бирелде.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев