Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Санитар-экологик икеайлыкка старт бирелде

Район башкарма комитеты тиешле боерык чыгарды

Ике айлыкның төп максаты – чүплекләрне бетерү һәм кышкы сезоннан соң территорияләрне төзекләндерү.

Башкарма комитетта әйтүләренчә, кар тулысынча эреп беткәч кенә өмәләр үткәрергә түгел, кар астыннан чыккан чүп-чарны көн саен җыярга кирәк.

– Яхшы хуҗаның йорт яны ел әйләнәсе тәртиптә була. Бу шәхси хуҗалыкларга гына кагылмый. Төрле милек формасындагы предприятие һәм оешма җитәкчеләрен ведомство карамагындагы территорияләрне санитар торышка китерергә чакырабыз, – дип искәртте административ комиссиясе секретаре Николай Камбулов. – Территориядә нинди дә булса техника булырга һәм төзелеш материалы тупланырга тиеш түгел. Административ хокук бозулар турындагы Кодексның 3.6 маддәсе нигезендә төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен 2000 сумнан 3500 сумга кадәр административ штрафлар каралган.

Предприятиеләргә һәм оешмаларга көннәр җылына башлау белән территорияләрне җыештыруга керешергә – агач кәүсәләрен агартырга һәм төп чараларны 9 майга – Бөек Җиңү бәйрәмен билгеләп үтүгә кадәр тәмамларга киңәш итәләр.

Районда экологик хәлне контрольдә тотуны административ комиссия генә түгел, республика экологлары да гамәлгә ашырачак. Бу хакта Казанда узган брифингта ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев