Салкын Полюста штукатур булып эшләгән
Зоя Никифоровна Лаврентьева Ерак Төньякта утыз елдан артык яшәгән.
Яшәп кенә калмаган, анда штукатур-маляр булып эшләгән.
Язмыш аны Заполярьега 27 яшендә китерә. Ә бу вакытка кадәр Зоя Никифоровна туган авылы Рус Кармәтендә яши. Мәктәптә белем алуны дәвам итү насыйп булмый, чөнки өскә кияргә кием-салым булмый. Өченче сыйныфтан соң совхозда казлар көтә башлый, аннары дуңгыз караучы булып эшли.
– Булачак ирем төньякта эшли иде, авылга ялга кайткач мине Якутиягә алып китте. Чит җир безне кунакчыл кабул итте. Мин төзелешкә эшкә урнаштым.
Бригада ун кешедән тора иде, барыбыз да бер-беребезгә ярдәм итә идек, күбесе читтән килгән кешеләр иде. Батагай поселогы – Заполярьеның зур бистәсе иде, ул салкын Полюс дип атала иде, кышын температура минус 60 градуска кадәр җитә иде. Без унике фатирлы йортлар төзедек, измәне икенче катка алып менәсең, кире төшәсең, ул инде туңып каткан була торган иде. Ләкин зарланмадык, бик күңелле, бердәм эшләдек, – дип искә алды Зоя Никифоровна. – Тик еллар узу белән күңел туган якка тартыла башлады.
Кайчандыр аккургаш табылган, даны еракларга таралган поселок бөтен Советлар Союзыннан килгән кешеләрне җыйган. Ә СССР таркалгач матур урыннан кече ватаннарына китә башлыйлар, чөнки тормыш авырая, өстәвенә март аена кадәр сузылган кышны кичерү җиңел булмый.
Лаврентьевлар да кире кайтырга карар кылалар. Ул вакытка Зоя Никифоровна лаеклы ялда була инде. Якутиягә ничек киткән булсалар, шулай кайтып та керәләр, хәтта ведомствога караган фатирны да тапшырып калдыралар.
– Әти-әни, чынлап та, хезмәт сөючән кешеләр булдылар. Әни хезмәт юлын һәм өлешчә Якутиядәге тормышны чагылдырып торган грамоталарны һәм медальләрне хәзерге көнгә кадәр кадерләп саклый, – дип сөйли Зоя Никифоровнаның кызы – Наталья.
Абыйсының гаиләсе, балалары һәм оныклары белән бергә ул бүген әнисе турында кайгыртып яши.
Әниләренә 90 яшь тулган көнне дә Лаврентьевлар табын әзерләп, кунакларны көттеләр.
Тантана сәбәпчесен котларга район башлыгы Камил Гилманов һәм шәһәр тибындагы бистә башлыгы урынбасары Алмаз Бакиров килде.
Район башлыгы белән җылы әңгәмә корылды, уртак танышлар да табылды. Чөнки Рус Кармәте һәм район башлыгының кече ватаны Ямбай – күрше авыллар бит. Аларны тагын татар авылыннан укучыларның күрше рус авылына мәктәпкә йөрүе дә берләштерә. Ә Камил Камал улы юбилярның туганы белән бергә укыган.
– Сезнең авылда игелекле, тәрбияле һәм кунакчыл кешеләр яши. Сезнең буынга бик күп авырлыкларны кичерергә туры килде. Барысы да дәүләт өчен булды, тормыш яхшы булган дип әйтеп булмый, әмма яхшы киләчәккә өметләнеп, энтузиазм белән дәртләнеп эшләгәннәр. Әле сезгә Ерак Төньякның иң кырыс шартларында да эшләргә туры килгән. Бу сезнең холыкны чыныктырган гына, – дип билгеләп үтте район башлыгы. – Сезнең алга таба да күтәренке рухлы булып калуыгызны, киләсе юбилейларны да аякта каршы алуыгызны телбез.
Котлауларга Алмаз Бакиров та кушылды.
– Без Сез хезмәт ияләре буынына тиңләшәбез, Сезгә сәламәтлек һәм иминлек телим! – дигән җылы теләкләрен җиткерде ул әбекәйгә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев