Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

«СалаваTik»лар бии

YouTube каналда «СалаваTik»ларның өр-яңа видеосы чыкты.

Татар халык сүзләренә язылган “Без биибез” җырының көен композитор Риф Гатауллин иҗат иткән. Башка видеолардан аермалы буларак, клипта “СалаваTik”лар белән бергә, яшьләрнең яраткан җырчысы Лэйна да җырлап бии.

“Проектка җырчыларны җәлеп итү беренче генә түгел. Татар халык җыры “Кәрия-Зәкәрия” җырын башкаруда Сәидә Мөхәммәтҗанова катнашкан иде. “Без биибез” җырына кайсы җырчыны чакырырбыз икән?” – дип уйлаганда, “СалаваTik”лар үзләре Лэйнаны тәкъдим итте. Без каршы килмәдек. Димәк, балаларга аның җырлавы ошый. Лэйна да берсүзсез риза булды. Башта тавыш яздырдык, ә соңыннан инде студиядә видеога төшерү эшләре башланды. Видеодан күрерсез, Лэйна да, “СалаваTik”лар кебек үк, кигурумидан. Нәни “СалаваTik”лар кумирлары белән дуслаштылар, истәлеккә фотога да төштеләр. Бу сезонда барлыгы 16 җыр яздырдык. Башка җырчылар белән дә җырлар чыгачак. Безне күзәтеп барыгыз”, – ди “Салават күпере” һәм “Сабантуй” журналлары баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова.

“СалаваTik” төркеме, чыннан да, йолдыз булып кабынып килә. Июнь башында “Ак чәчәкләр” бульварында узган үз концертлары бик уңышлы булды. Аларның үз тамашачылары бар – ул татар телендә җырларга яратучы балалар, “Салават күпере” журналы укучылары. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев