«Сәләт» клубы әгъзалары – «Зур үзгәреш» бәйгесе ярымфиналистлары
Талантлылар клубы җитәкчесе Рушания Моратшина «Таяну ноктасы» телевизион программасында катнашты.
Программа Беренчеләр хәрәкәте кысаларында оештырылган, анда ул, остаз буларак, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда катнашты.
«Сәләт» клубы әгъзалары – күп кенә республика һәм Бөтенроссия бәйгеләрендә актив катнашалар. Күптән түгел Ландыш Гафиятуллина һәм Камилә Билалова «Зур үзгәреш» Бөтенроссия бәйгесенең ярымфиналына чыктылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев