Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Саклану министрлыгы мобилизацияләнгән кешеләрнең туганнары өчен кайнар линия ачты

Саклану министрлыгы мобилизацияләнгән россиялеләрнең туганнары өчен кайнар линия ачты. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шалтырату өчен номерлар: 8 (800) 100-77-07; 8 (495) 498-43-54; 8 (495) 498-34-46.

Искәртеп узабыз, Россия Президенты Владимир Путин 21 сентябрьдә мобилизация башлану турында игълан итте. Хәрби тәҗрибәсе булган һәм резервта торган 300 мең кешене чакыру каралган. Бу сан илнең мобилизация ресурсының 1 процентыннан бераз күбрәк.

Элегрәк кайнар линия ачу турында Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр иткән иде. 8 (800) 222-55-71 номерына өлешчә мобилизация турында сораулары булган югары уку йортлары студентлары мөрәҗәгать итә ала.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев