Сак бул: снюс тыелса да, агулану фактлары теркәлә
Республиканың кулланучылар базарында Россия Федерациясендә тыелган снюсның аналогын – балалар һәм яшьләр арасында составында никотин булган вакланган тозлы тәмәке продукциясен куллану һәм тарату очраклары ешайган.
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсе хәбәр иткәнчә, Казанда, Әлмәттә һәм Түбән Камада мондый продукцияне кулланган балалар арасында кискен агулануның 3 очрагы рәсми рәвештә теркәлгән инде.
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсе хәбәр иткәнчә, әлеге продукция идентификация билгеләре, куллану ысуллары (чәйнәү, суыру) һәм җитештерү формалары (карамель, суыра торган конфет, сагыз һ.б.) буенча кайда җитештерелгән булуын, сыйфатын һәм куркынычсызлыгын (ярашлылык турында декларация) раслаучы документлары булырга тиешле азык-төлек продукциясенә керә.
Шуның белән бергә, никотин азык-төлек продукциясе булып саналмый һәм аның составы куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми һәм шулай ук әйләнештә дә була алмый.
Роспотребнадзор Идарәсе тарафыннан югарыда телгә алынган продукция белән сату иткән сәүдә нокталарында планнан тыш тикшерүләр уздырыла, ачыкланган фактлар буенча Россия Федерациясе законнарында каралган катгый чаралар күрелә, шул исәптән продукцияне йолып алу, штраф санкцияләре һәм материалларны тиешле хокук саклау органнарына тапшыру каралган.
Әгәр сез район территориясендә урнашкан сәүдә челтәрләрендә составында никотин булган вакланган тозлы тәмәке продукциясе белән сату итү фактын ачыклагансыз икән, алга таба мондый продукцияне сатуны туктату максатыннан эшне оештыру өчен Идарәнең территориаль бүлекләренә яки (843) 272 80 33 (эш көннәрендә) һәм 238 98 54 (ял һәм бәйрәм көннәрендә) телефоннарын җыеп хәбәр итегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев