Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Смс аша акча сорыйлар икән – якыннарыгызга шалтыратыгыз

Ноябрь аенда Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлегендә ике мошенниклык факты теркәлгән.

Яшь хатын онлайн аша 50 мең сум кредит рәсмиләштерергә уйлаган. Тик кредит алуга рөхсәт алу өчен, аңардан страховка рәсмиләштерергә һәм күрсәтелгән счетка акча күчерүне сорыйлар. Хатын 3800 сум акча күчергәннән соң гына үзенең мошенниклар кармагына эләгүен аңлап ала.

Районда яшәүче икенче хатын-кыз үзенең игелеклелеге аркасында зыян күрә. Социаль челтәрдә аңа иптәш хатыныннан әҗәткә 9 мең сум акча биреп торуын сорап мөрәҗәгать килә. Акчаны күчергәннән соң гына ул иптәшенә акча килеп җитүен ачыклау өчен шалтырата.

Мошенниклык очраклары Россия ЭЭмның Аксубай районы буенча бүлеге сводкасында еш күзәтелә. Гәрчә полиция хезмәткәрләре, участок вәкилләре хезмәт коллективларында очрашулар оештырып, ялгыз яшәүче һәм өлкән кешеләр янында булып, ничек мошенниклык корбаны булмау турында аңлатулар алып баруларына, белешмәлекләр таратуларына карамастан. Без газета битләрендә мошенниклык фактлары турында даими язабыз. Һәм тикшерүчеләр алдакчылар корбаны булучыларга беренче эш итеп, сез газета укыдыгызмы яисә полиция хезмәткәрләре белән очрашуда булдыгызмы, дигән сорауларны бирәләр. Күпчелеге бу турыдагы мәгълүматларга ия, тик менә кайберләренең: «мине алдамаслар дип уйладым», дигән җавабы шаккаттыра.

– Тагын бер кат район халкына уяу һәм сак булуларын үтенеп мөрәҗәгать итәбез. Ялган SMSларга ышанып, сез мошенникларның чираттагы корбанына әвереләсез, – дип искәртә Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге өлкән тикшерүчесе Фәзилә Низамова. – Өлкән яшьтәге туганнарыгызга, нинди генә очракта да таныш булмаган кешеләрне өйгә кертергә ярамавы, аларның бөтен хасталардан дәвалыйбыз, туганнарыгызның проблемаларын хәл итәбез, призлар бирәбез, дигән вәгъдәләренә, SMS-хәбәрләргә һәм очсыз бәядән товарлар сатабыз дигән ялганнарына ышанмаска кирәклеген аңлатыгыз. Исегездә тотыгыз, дәвалаучы яисә социаль хезмәткәр сыйфатында сезнең өегезгә җинаятьчеләр керергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев