Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Сак бул: котыру авыруы

Татарстанның өч авылында котыру авырулы хайваннар ачыкланган, һәм авыру таралуына юл куймас өчен карантин кертелгән.

Ул соңгы котыру авырулы хайван үлгәннән соң ике ай узгач кына бетереләчәк. Шулай итеп, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Боерыгы белән котыру авыруы буенча карантин Яшел Үзән районының Ореховка авылында, Тукай районының Таулык авылында һәм Апас районының Танай-Тураево авылында кертелгән.

Карантин вакытында йорт хайваннарын сатуга, аларны торак пункт чикләреннән чыгаруга чикләмә билгеләнгән. Шулай ук йогышлы авыруларга каршы эшкәртелмәгән тиреләрне һәм йоннарны чыгару да тыелган.

Аннан тыш, ул авылларда яшәүчеләргә авыру хайваннарны иткә суярга, сатырга һәм сөтне пастеризацияләмичә эчәргә ярамый. Роспотребнадзор Идарәсе баш белгеч-эксперты Андрей Тимирясов сүзләренчә, Аксубай районында котыру авырулы хайваннар теркәлмәгән.

Фото
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев