Сайтта «Иң чәчәкле бакча» бәйгесе башлана
Аксубай районы халкын район газетасы редакциясе игълан иткән «Иң чәчәкле бакча» бәйгесендә катнашырга чакырабыз.
Аксубайлылар үз куллары белән чын сәнгать әсәренә әверелдергән яшел оазисларын (6-7 фото) тәкъдим итә ала.
Бәйге җиңүчесе aksubayevo.ru сайтында тавыш бирү юлы белән сайлап алыначак.
Фотоларны, авторны күрсәтеп, webselnew@gmail.com электрон почтасына җибәрергә, шулай ук фотоның кыскача тасвирламасын язарга һәм катнашучының телефон номерын күрсәтергә.
Фотолар 2024 елның 25 июленнән 2024 елның 25 августына кадәр кабул ителәчәк.
2024 елның 26 августыннан 2024 елның 2 сентябренә кадәр бәйгедә катнашучылар өчен тавыш бирү оештырылачак.
Җиңүчеләрне бүләкләү 2024 елның 6 сентябрендә ТР, шт Аксубай бистәсе, Ленин урамы, 9 йорт адресы буенча редакциядә узачак.
Җиңүче редакциядән истәлекле бүләкләр алачак,әмма барлык катнашучылар өчен дә төп бүләк – үз хезмәтләре җимешләренә соклану һәм башкаларны да матур бакча композицияләрен булдыруга рухландыру мөмкинлеге. Чөнки әйләнә-тирәбездәге гүзәллек кәефне күтәрергә, йөрәкләрне шатлык һәм гармония белән тулыландырырга сәләтле.
Бәйге срогы: 2024 елның 26 июленнән 2024 елның 30 сентябренә кадәр.
«Татмедиа» АҖ рекламасы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев