Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Сайлау турында беренче затлардан

Аксубай техникумында Сайлау көне узды

Актлар залында булачак механиклар, механизаторлар, пешекчеләр, эретеп ябыштыручылар җыелды. Аларның күбесенә ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлауларда катнашырга туры киләчәк. Кемдер – беренче тапкыр. Студентларга район башкарма комитет җитәкчесе Станислав Зайцев мөрәҗәгать итте.

– Сайлауларда катнашу – бу ил тормышының мөһим мәсьәләләр буенча үз фикереңне белдерү мөмкинлеге генә түгел, шулай ук үз карарың өчен җәмгыять алдында аңлы җаваплылык та, – дип билгеләп үтте ул.

Нәрсә ул сайлаулар, сайлау комиссиясе ничек эшли, тавыш бирү процедурасы ничек уза, яшерен тавыш бирүнең принциплары нинди? Әлеге һәм сайлау системасына кагылышлы башка күп кенә сорауларга территориаль сайлау комиссиясе рәисе Наталья Сорокина җавап бирде. Аның чыгышы слайдлар белән үрелеп барды. Бу көнне сайлау участокларына беренче мәртәбә киләчәк студентларга аерым игътибар бирелде. Аларга сайлауларга чакыру билетлары һәм истәлекле сувенирлар тапшырылды. Очрашуның һәр катнашучы да мәгълүмати белешмә һәм бүләк алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев