Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Русьны чукындыру көне

28 июльдә Россиядә православие динен тотучылар Русьны чукындыру көнен билгеләп үттеләр.

998 елда  бөек рус князе Владимирның православие динен кабул итүе славяннарның цивилизация барышын үзгәртә һәм ул безнең ата-бабаларыбызның дини яктан яңарыш алуы өчен үзенчәлекле борылыш була.

Халык кешене яхшы якка үзгәртү ышанычы тудырган православие динен зур өмет белән кабул итә. Русьны чукындыруның 1030 еллыгын бәйрәм итү аерым дулкынлану хисләре белән бәйле. Бу көнне бөтен Россия буенча  православие чиркәүләрендә бәйрәм чаралары үтте.

Аксубай чиркәвендә Чистай һәм Түбән Кама епархияләре идарәчесе епископ Пармен катнашында бәйрәм гыйбадәте узды. Чараны тәмамлап ул  чиркәүдә җыелган халыкка бу вакыйганың дин тотучы һәр кеше өчен нинди билгеләнешкә ия булуы хакында сөйләде.

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев