Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Рус теле һәм әдәбияты укытучылары туган илгә мәхәббәт тәрбиялиләр

3 нче Аксубай урта мәктәбендә Марина Әхмәтҗанова уку йорты ачылган көннән башлап эшли

Педуниверситетны тәмамлаганннан соң икенче йортына әверелгән мәктәп бусагасын дулкынланып атлап кергән вакыттан алып егерме ел узган. Һәм нәкъ егерме ел дәвамында рус теле һәм әдәбияты анда яраткан фәннәрнең берсе булып тора. Һәр йомгаклау аттестациясе бу фактны раслый.

Быелгысы да искәрмә булмады. Марина Юрьевнаның дүрт укучысы, әйдәп баручы укытучы абруыен раслап, 90нан артык балл җыйган. БДИ нәтиҗәләре буенча Анастасия Саттарова һәм Юлия Васильеваның – 95 балл, Никита Жареновның – 93, Дарина Мишинаның – 91 балл!

– Марина Юрьевна – искиткеч педагог кына түгел, ул – гадел кеше, ышанычлы дус, – ди Марина Әхмәтҗанованың яшь коллегасы Юлия Дмитриева. – Мондый остаз янында эшләү бәхетенә ирештем дип саныйм.

Педагогик эшчәнлегендә югары нәтиҗәләр өчен Марина Юрьевна берничә тапкыр Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы грамоталарына лаек булган, «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнгән.

ФГОС (Федераль мәгариф стандартларын) эшләү һәм гамәлгә ашыру нигезенә Россия гражданының рухи-әхлакый үсеше һәм шәхес тәрбияләү концепциясе дә салынган. Шуңа бәйле рәвештә, бүгенге көндә мәгарифнең төп бурычларының берсе – укучыларда Ватанга мәхәббәт хисе тәрбияләү. Укучыларның патриотизм һәм гражданлык хисләрен формалаштыруда нәкъ менә рус теле һәм әдәбияты укытучысына зур роль бирелә.

–Безнең киләчәгебез турыдан-туры безнең нинди кешеләрне тормыш юлына чыгаруыбызга бәйле, – ди Марина Юрьевна. – Аларның белем дәрәҗәсен, шулай ук яңа белем һәм күнекмәләрнең формалашуын раслаучы югары баллар әле аларның әхлаклылыгы күрсәткече түгел. Безнең дәресләр, бөек шагыйрьләрнең шигырьләре турында фикер алышканда бәхәсләр, әдәбият дәресләрендә дискуссияләр бушка китмәячәк, һәм «фикерләрнең югары омтылышын» минем укучыларым еллар узгач узарлар дип өметләнәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев