Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Руль артына тәҗрибә белән: Аксубай ветеран-машина йөртүчеләре осталыкларын күрсәттеләр

Өлкәннәр көне алдыннан Аксубай бистәсендә тәҗрибәле автомобиль сөючеләрне җыйган «Автобабай» район машина йөртү осталыгы бәйгесе узды.

Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте иминлеге фонды белән берлектә оештырган чара ярыш кына түгел, ә «В» категорияле машина йөртү таныклыгы булган ир-атлар өчен чын бәйрәмгә әверелде.

— Без юл хәрәкәте кагыйдәләрен истә тотып кына калмыйча, руль артында осталыкларын җиңел күрсәтүче актив һәм тәҗрибәле машина йөртүчеләрне күрүебезгә шатбыз, — диделәр оештыручылар бәйгене ачып.

Катнашучылар ике этапта – «Юл йөрү кагыйдәләрен белү» һәм «Автомобиль белән фигуралы йөрү» буенча көч сынаштылар. Беренче этапта машина йөртүчеләрнең теоретик әзерлеге, ә икенче этапта аларның гамәли күнекмәләре тикшерелде.

Бәйге тәмамланганнан соң җиңүчеләр өчлеге лаеклы бүләкләр алды:

1 урында – Вафин Илһам Ислам улы

2 урында — Сәхабетдинов Шамил Имаметдин улы

3 урында – Лукин Петр Николаевич.

Җиңүчеләргә кубоклар, грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Бәйге Аксубай районы тормышында зур вакыйга гына түгел, ә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген дә искәртеп тора. Ул яшь – активлык һәм куркынычсыз йөртү күнекмәләренә ия булу өчен киртә түгеллеген күрсәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев