Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов җылылыкка счетлар турында шикаятьләргә оператив җавап бирергә кушты

Марат Айзатуллин хәбәр иткәнчә, җылылык өчен счет артуның сәбәбе — температураның түбәнәюе, тарифлар элеккечә кала.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җылылык өчен счетларның артуы уңаеннан гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләрне тикшерергә кушты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, соңгы көннәрдә массакүләм мәгълүмат чараларында һәм социаль челтәрләрдә гыйнвар ае өчен счетларның артуы турында бик күп мәкаләләр һәм хәбәрләр пәйда булды. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте

Шуңа бәйле рәвештә шәһәр халкы, бигрәк тә Казан, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендә яшәүчеләр ягыннан канәгатьсезлек күп.

«Без бу хәлгә тәэсир итәргә тиеш. Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына, җирле администрацияләргә, идарәче компанияләр, ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар белән бергә һәр очракны ачыкларга кирәк. Сәбәпләрен халыкка аңлатырга, хаталар булса — тиз арада тәэсир итәргә кирәк», — диде ТР Президенты.

Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак — коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр иткәнчә, җылылык өчен счет артуның сәбәбе — температураның түбәнәюе, тарифлар элеккечә кала.

«Бу хакта кешеләргә сөйләргә, барысын да җентекләп аңлатырга кирәк. Әлеге теманы контрольдә тотуыгызны сорыйм», — дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев