Рөстәм Миңнеханов православие дине вәкилләрен Бөек пост башлануы белән котлады
Иң катгый һәм озын пост бүген башланды, ул алты атна – Пасхага кадәр дәвам итәчәк. П
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов православие дине вәкилләрен Бөек пост башлануы белән тәбрик итте.
«Православие динен тотучы барлык кешеләрне Бөек пост башлануы белән котлыйм», - диелә республика Президентының Instagram социаль челтәрендәге рәсми сәхифәсендә.
Иң катгый һәм озын пост бүген башланды, ул алты атна – Пасхага кадәр дәвам итәчәк. Бу чорда христианнарга ит, сөт һәм сөт ризыклары, йомырка, терлек мае, күмәч һәм камыр ризыклары ашарга ярамый.
2021 елда Пасха 2 майда билгеләп үтеләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев