Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Рөстәм Фәхретдинов: “Безне кояш белән бергә торырга һәм эшкә тотынырга өйрәттеләр”

Карасу авылында Рөстәм Фәхретдиновның шәхси ярдәмче хуҗалыгы актив үсә.

Аның эшчәнлеге дәүләт ярдәменең нәтиҗәлелеген күрсәтә. 

Ул шушы авылда туып үскән. Октябрь урманчылыгында эшләгән  әтисе үрнәгендә, һөнәр сайлаган. Армиядә хезмәт иткәннән соң,  Марпосад урман-техник техникумын тәмамлаган. Урманчы-техник-белгечлеген алып, хезмәт юлын Нурлат районында урманнарны саклау һәм яклау буенча инженер булып башлый.

Булачак тормыш иптәше белән дә биредә таныша – Әлфия Рәшит кызы хисапчы булып эшли. Өйләнешәләр. Берникадәр вакыттан соң, эш урынын алмаштыра – урман мастеры булып эшли башлый.

Гаиләдә беренче бала дөньяга аваз сала. Яшьләр, әти-әниләренә ярдәмче булыр өчен, гаилә башлыгының туган авылына күчеп кайтырга карар итәләр. Рөстәм совхозда эшли башлый. Авыл хуҗалыгы предприятиесе бер генә тапкыр үзгәртеп корылмый. Ул бригадир, бүлекчә идарәчесе, товарлыклы-сөтчелек фермасы мөдире булып эшли. Хатыны хисапчы булып эшләвен дәвам итә. Карасуда өй җиткезәләр. 

erid: 2Vtzqw6pLty

Булдыклы, тырыш кеше буларак, Рөстәм шәхси ярдәмче хуҗалыгын җәелдерергә карар итә – гаилә һәрвакыт мал-туар асрап яши. 

 – Безнең бер баш сыер бар иде, арттырырга булдык, хуҗалыкны җәелдерү өчен, сарай төзелешенә зур булмаган процент белән ссуда алдык, –  дип сөйли Рөстәм Габдрәшит улы. – Аннары дәүләт ярдәме конкурсында катнаштык, мини-ферма төзүгә республика Авыл хуҗалыгы министрлыгы  грантын оттык. 

Бүген Фәхретдиновлар хуҗалыгында савым сыерларының һәм мөгезле вак терлекләрнең саллы гына исәбе бар. Бары сөт җитештерү белән генә шөгыльләнәләр. Ә ишегалды тулы казлар, үрдәкләр, тавыклар, бройлерлар. 

Азык культуралары үстерү өчен 45 гектар җир рәсмиләштергәннәр  –  күпьеллык үләннәр үстерәләр һәм печән әзерлиләр. Башта техниканы яллаган булсалар, хәзер исә үзләренең МТЗ-80, Т-40 тракторлары, чапкыч-тырмагычлары, арбалары бар, пресс-җыйгыч сатып алырга ниятлиләр. Артып калган печәнне саталар, табыш акчасына фураж сатып алалар, киләчәккә планда – сенаж әзерләү.

Барлык эшләрне дә иртәдән кичкә кадәр үзләре башкаралар.

– Ә авылда нишләргә? Без эшсез торырга күнекмәгән. Элек авыррак иде – барысын да кулдан башкара идек: печәнне чаба, әйләндерә, киптерә, аннары трактор арбасына төйи, кул белән бушата идек, ә хәзер күпкә җиңелрәк. Барысын да техника башкара: чаба, пресслый, төйи һәм өемнәргә сала. Сыерларны ашату өчен прессланган печәнне фермага алып киләсең дә, тишеп  кенә җибәрәсең. Авыр түгел. Ялкауланмаска гына кирәк.

Сыерларны ике саву аппараты белән бидоннарга савалар, сөт үткәргеч системасы урнаштырырга планлаштыралар. Фәхретдиновларның сыерлары яшь, мул сөтле, җәен һәрберсе тәүлегенә 30 литрга кадәр сөт бирә ала.

Гаиләдә өч бала үскән. Әти-әниләре үрнәгендә, алар яшьтән үк тырышлыкка өйрәнгәннәр. Олысы, Рәсим, авыл җирлеге башлыгы булып эшли, һәм әтисе кебек үк, зур хуҗалык тота. Кечесе Рәфис Санкт-Петербургта хәрби табиб һөнәренә укый. Ул махсус хәрби операция катнашучысы. Гаиләле, бик мәшгуль булса да, елга бер тапкыр туган авылына кайтып, әти-әнисен күреп китә. Уллары, әти-әниләрен шатландырып, аларга өч онык бүләк иткәннәр. Кызлары Чулпан Чистай медицина училищесында белем ала. Әти-әнинең башкарган һәр эше балалар файдасына. Мондый зур хуҗалык белән идарә итәр өчен бик иртә торырга туры килә. Фәхретдиновлар иртәнге сәгать өч тулганчы аякта булалар инде.

–  Безне кечкенәдә үк  кояш белән бергә торырга  һәм эшкә тотынырга өйрәтеп үстерделәр, – ди әңгәмәдәшем. – Без дә балаларга шундый тәрбия бирдек. Чөнки сәгать бишкә сөтне озатырга кирәк. Җәй дәвамында шулай. Кыш көннәрендә сәгать  дүрттә без маллар янына чыгабыз инде. Сыерлар бозаулаган вакытта – фермада төн кунган вакытлар да аз түгел.

Хуҗа сүзләренчә, шәхси ярдәмче хуҗалыкта эшләр җайга салынган, алар хатыны белән эшнең авырлыгын сизмиләр. Авылда яшәп, мал асрамауны алар күз алдына да китерә алмыйлар. Хезмәт кую, иҗат итү – аларның яшәү принцибы менә шундый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев