Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Россиянең көньяктагы аэропортларына очышларны чикләү тагын бер атнага озайтылды

Россиянең калган аэропортлары, халыкара һава аланнарын да кертеп, гадәти режимда эшли, дип искәрттеләр Росавиациядә.

Росавиация Россиянең үзәге һәм көньягындагы аэропортларга очышларны вакытлыча чикләү режимын озайтты. Ул 7 апрельгә кадәр гамәлдә булачак, дип хәбәр итә Федераль һава транспорты агентлыгы.

Бүгенге көндә самолетлар түбәндәге шәһәрләрнең аэропортларына очмый: Белгород, Анапа, Брянск, Геленджик, Воронеж, Краснодар, Курск, Ростов-Дон, Липецк, Элиста, Симферополь.

Ведомство авиакомпанияләргә пассажирларны Волгоград, Сочи, Минеральные Воды, Мәскәү һәм Ставрополь аэропортларына китерергә тәкъдим итә. Шуннан аларны очышлар вакытлыча тыелган шәһәрләргә илтәчәкләр.

Россиянең калган аэропортлары, халыкара һава аланнарын да кертеп, гадәти режимда эшли, дип искәрттеләр Росавиациядә.

Әлеге чикләүләр 24 февральдә, Россия Президенты Владимир Путин Украина территориясендә махсус хәрби операция башлануы турында игълан иткәннән соң кертелгән иде.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев