Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Россиянең 10 төбәгендә бер атнада коронавирус белән авыручылар саны кимеде

Попова сүзләренчә, «көн саен теркәлә торган авырулар саны шактый югары» һәм сәламәтлек саклау системасына йөкләнеш күзәтелә.

Россиянең 10 төбәгендә коронавирус белән авыручылар кимегән.

Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең башлыгы Анна Попова сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр иткәнчә, узган атнада Covid-19 таралу темпының акрынаюы бары тик Россия башкаласында гына теркәлгән.

«Шулай ук билгеләп үтәсем килә, узган атнада авыручылар кимегән субъектлар саны артты. Исегезгә төшерәм, алдагы атнада бу Россиянең нибары 1 субъекты — Мәскәү шәһәре булса, узган атнада бу инде 10 субъект», — дип хәбәр итте ул Хөкүмәт каршындагы коронавируска каршы көрәш буенча координация советы президиумы утырышында.

erid: 2Vtzqw6pLty

Әмма, Попова сүзләренчә, көн саен теркәлә торган авырулар саны шактый югары һәм сәламәтлек саклау системасына йөкләнеш күзәтелә.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев