Россиялеләрне саклау турындагы закон проекты кредит каникуллары кертүне күздә тота
Әлеге закон проекты тарафыннан икътисад секторларына ярдәм күрсәтү механизмнары билгеләнә.
Россиялеләрне чит илләрнең дусларча булмаган гамәлләреннән саклау турындагы закон проекты 2022 елның 30 сентябренә кадәр кредит каникуллары кертүне күздә тота. Дәүләт Думасына тапшырылган закон проекты тексты һәм аның аңлатма язуы Думаның электрон базасында дөнья күргән, дип хәбәр итә РИА Новости агентлыгы.
Бу срокны Хөкүмәт карары белән озайтырга да мөмкиннәр.
Искәртеп үтелгәнчә, әлеге закон проекты тарафыннан икътисад секторларына ярдәм күрсәтү механизмнары билгеләнә, алар Россия законнары белән беркетелгән гадиләштерә торган рөхсәт бирү һәм лицензия процедураларын үз эченә ала. Аерым алганда, бу - дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен эшләр, хезмәтләр һәм товарлар сатып алу, шулай ук Россиядә иминиятләштерү эшчәнлеге өлкәсендә хокукый мөнәсәбәтләрне җайга салу.
РФ Президенты Владимир Путин элегрәк Россиянең финанс тотрыклылыгын тәэмин итү буенча икътисади характердагы вакытлы өстәмә чаралар турындагы указны имзалаган иде.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев