Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Россиялеләргә кайвакытта читтән торып эшләргә рөхсәт итәргә мөмкиннәр

Хезмәт министрлыгы “Бөтенроссия халык фронты” язган хатны алган, ул билгеләнгән срокта каралачак.

 

“Бөтенроссия халык фронты” вәкилләре Хезмәт министрлыгына компанияләрнең штаттагы хезмәткәрләренә ара-тирә читтән торып эшләү мөмкинлеген бирергә тәкъдим итте. Бу хакта “Известия” газетасы яза.

Халык фронты министрлыкка Хезмәт кодексының эш режимы бүлегенә “вакытлыча читтән торып эшләү” төшенчәсен кертергә тәкъдим итте. Бу кирәк булган вакытта, шәхси сәбәпләр аркасында, ике якның килешүе белән шундый тәртип кертеп булсын өчен кирәк.

Хезмәт министрлыгы халык фронтыннан әлеге хатны алган, ул билгеләнгән вакытта каралачак.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев