Россиялеләр кешбэк программасы буенча 1,4 миллиард сумлык туристик юллама сатып алган
Программаның максаты – Россиядә COVID-19 пандемиясеннән соң эчке туризмга ярдәм итү.
Башлангыч мәгълүматлар буенча, Россиядә яшәүчеләр кешбэк программасы буенча 1,4 миллиард сумлык туристик юллама сатып алган. Бу хакта «Российская газета» Ростуризм башлыгы Зарина Догузовага сылтама белән хәбәр итә.
«Бу әле башлангыч нәтиҗәләр генә, «Мир» түләү системасы әле исәпләүне дәвам итә. Тулаем алганда, россиялеләр эчке туризм юнәлешендә 1 миллиард 400 миллион сумлык юллама сатып алган», - диде Догузова.
Агентлык башлыгы программаның башлангыч нәтиҗәләрен уңай яктан бәяләде. Ни өчен дигәндә, әзерлек эшләренә аз вакыт бирелде һәм аның гамәлдә булу вакыты да кыска (21-28 август). Җәйге сезон инде төгәлләнде диярлек, ә Россия буенча көзге турларның әлегә әллә ни популяр булмавын исәпкә алганда, без программаның нәтиҗәләрен уңай бәялибез, дип искәртте Догузова.
Программаның максаты – Россиядә COVID-19 пандемиясеннән соң эчке туризмга ярдәм итү. Хөкүмәт моңа 15 миллиард сум акча бүлеп бирде. Программага 2 меңгә якын кунакханә һәм туроператор кушылган инде.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев