Россиядә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен социаль челтәр ачылды
Социаль челтәрдә медицина һәм психологик ярдәмгә, юридик консультациягә һәм аралашуга мохтаҗ кешеләр теркәлә ала.
Россиядә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән, хроник һәм генетик авырулары булган кешеләр өчен WE IT-платформасы эшли башлады. Социаль челтәрдә медицина һәм психологик ярдәмгә, юридик консультациягә һәм аралашуга мохтаҗ кешеләр теркәлә ала, дип хәбәр итә Байкал арты краеның рәсми порталы. Бу хакта РИА Новости агентлыгы яза.
Кулланучылар әлеге интернет-мәйданчыкта табиблар, юристлар һәм психологларның квалификацияле ярдәменә исәп тоту белән бергә, волонтер һәм социаль хезмәткәр табуга да өмет итә ала.
Порталда шулай ук файдалы мәгълүмат та тәкъдим ителгән.
Проектта төрле авырулардан интегүче кешеләр генә түгел, аларның туганнары, дуслары, иҗтимагый оешмалар һәм ярдәм итәргә, кешеләрне борчыган проблемаларны хәл итү өчен үзенең һөнәри тәҗрибәсе белән бүлешергә әзер торган һәркем катнаша ала.
Хәзерге вакытта Россиядә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 11 миллион кеше яши.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев