Россиядә наркоманнар өчен табиб серен чикләргә телиләр
Суд хөкем ителгән наркоманнарны дәваланырга, шулай ук медицина һәм социаль реабилитация узарга мәҗбүр итә ала.
Наркоманнарның суд билгеләгән дәвалануны, шулай ук медицина һәм социаль реабилитация узулары турындагы мәгълүматны тикшерү өчен Россиянең җинаять-башкарма системасы органнарына рөхсәт бирелергә мөмкин. Федераль законга үзгәрешләрне Юстиция министрлыгы әзерләгән. Бу хакта РИА Новости яза.
РФ Җинаять кодексының 72.1 маддәсе буенча, суд хөкем ителгән наркоманнарны дәваланырга, шулай ук медицина һәм социаль реабилитация узарга мәҗбүр итә ала. Шул ук вакытта “Россиядә гражданнарның сәламәтлеген саклау турындагы” закон кешенең яки аның туганының рөхсәтеннән башка мондый мәгълүматны җинаять-башкарма органнарына бирергә рөхсәт итми.
Закон проектын эшләүчеләр, контроль органнарына наркоманнарның дәвалау яки реабилитация узулары турындагы мәгълүматны, үзенең яки туганнарының рөхсәтеннән башка бирергә тели.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев