Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Россиядә ковидка каршы коллектив иммунитет 15 проценттан төшкән

Узган атнада Россиядә коронавируска коллектив иммунитет дәрәҗәсе 2,3 процентка төшеп, 14,3 процент булган.

«Коллектив иммунитет – 14,3 процент, узган атнада 16,6 процент булган», диелгән стопкоронавирус.рф. порталындагы хәбәрдә.

Аныкланганча, бу көннәрдә беренче компонент белән 93, 3 млн кеше вакинацияләнгән, 89 миллионга якын кеше икесен дә ясаткан.

Искәртик, июльдә Россиядә Covid-19 буенча чикләүләрдән – битлек режимы, төнлә җәмәгать туклану эшен тыю, чикне чыгу чаралары гамәлдән чыгарылды. Татарстанда каубер чаралар федераль дәрәҗәгә караганда иртәрәк тә кабул ителде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада прививка кампаниясе темпларын тизләтергә йөкләде. Ул көзен төрле вируслар белән авыру чоры җитүен әйтте.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев