Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Россиядә гомер озынлыгы сизелерлек арткан

Россия Сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова ел башыннан алып Россия халкының – ир-егетләрнең дә, хатын-кызларның да гомер озынлыгы сизелерлек артуы турында әйтте.

 

Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Владивостокта Көнчыгыш икътисади форумында чыгыш ясаганда, Скворцова җиде ай эчендә хатын-кызларның гомер озынлыгы 78,5 ә ир-атларның 68,5 яшькә кадәр артуын әйтте.

Министр сүзләренчә, “россиялеләрнең гомер озынлыгы арту тизлеге дөнья күрсәткечләреннән югарырак”.

Министр гомер озынлыгын арттыру һәм сәламәтлекне саклау өчен кешеләр авыруларга профилактика ясау белән шөгыльләнергә тиеш, диде. 

Россия Президенты Владимир Путин “май” указларында 2024 елга гомер озынлыгын 78, ә 2030 елга 80 яшькә кадәр арттыру йөкләмәсе биргән иде.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев