Россиядә бер тәүлектә Covid-19 белән хастаханәгә эләгүчеләр 19 процентка кимегән
Хастаханәләрдә 14 324 авыруны дәвалап чыгарганнар.
Тәүлек эчендә Россиядә коронавируслы 1 058 кешене хастаханәгә салганнар, бу узган көн белән чагыштырганда 27,2 процентка кимрәк. Бу хакта Федераль оператив штаб хәбәр итә.
Хастаханәләрдә 14 324 авыруны дәвалап чыгарганнар. Ковид белән чирләүчеләрнең 9 434 яңа очрагы ачыкланган. Бигрәк тә Санкт-Петербургта (628), Мәскәүдә (497) һәм Мәскәү өлкәсендә (214) теркәлгән авыручылар күп теркәлгән.
Шулай ук бер көн эчендә коронавирус инфекциясеннән 213 үлем очрагы расланган.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев