Россиядә балалар пособиеләрен түләүгә тагын 34 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән
Түләү күләме төбәктә яшәү минимумының яртысын тәшкил итә.
Россиядә өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балалар өчен айлык пособиеләр түләүгә тагын 34,3 млрд сум акча бүлеп бирелгән. Тиешле боерыкны РФ Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады. Бу хакта РФ Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Финанслауның артуы ата-аналары мондый түләүләргә дәгъва итүче балалар санының артуы белән бәйле. Хәзерге вакытта бу 3 млн һәм аннан да артык кеше.
«Балага пособие күләме төбәк яшәү минимумының 50 процентын тәшкил итә. Бу төбәгенә карап, айга якынча 5,5 мең сум», - диелә указ текстында.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев