Россия көне алдыннан яшь аксубайлылар үз гомерләрендә беренче тапкыр паспортлар алдылар
Тантаналы шартларда район башлыгы Камил Гилманов Россия Федерациясе гражданинының төп документын тапшырды.
Бүген үзәк паркта халык күп иде. Район мәдәният йорты артистлары район халкы өчен Россия көненә багышланган бәйрәм концерты әзерләделәр. Җыелучыларны район башлыгы Камил Гилманов, имам-мөхтәсиб ярдәмчесе Илнар хәзрәт Сафиуллин, Аксубай правослау чиркәве рухание Антоний атакай котладылар.
– Россия – күп милләтле дәүләт, зур мөмкинлекләр иле. Туган илебезнең чәчәк атуына юнәлтелгән чаралар елдан-ел күбрәк үткәрелә. Киләчәк үзебезгә, беренче чиратта, үсеп килүче буынга бәйле. Алар – безнең таянычыбыз һәм ярдәмебез. Күгебез һәрвакыт тыныч булсын, бистәбез чәчәк атсын иде. Уртак көч белән барысы да яхшы булыр дип уйлыйм, – дип ассызыклады үз чыгышында район башлыгы.
Россия көнен бәйрәм итү алдыннан шулай ук районның яшь гражданнарына тантаналы рәвештә паспортлар тапшырылды. Үзәк паркта җыелган яшүсмерләрнең дә һәм алар белән бергә тантанага килгән ата-аналарның да дулкынлануы сизелде. Бүген Россия Федерациясе гражданинының төп документын 14 яше тулган унбер яшүсмер – Андрей һәм Сергей Нестеровлар, Валерия Сенева, Полина Щекина, Владимир Морковкин, Константин Гордеев, Юлия һәм Кирилл Борисовлар, Хәбир Фәттахов, Руфина Сафина, Диана Гераскина алды.
Паспорт тапшыру хокукы район башлыгы Камил Гилмановка һәм Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлегенең миграция пункты җитәкчесе полиция майоры Гөлнара Сөләймановага бирелде.
– Бүген сезнең барыгыз өчен дә бик үзенчәлекле көн. Сез үз тормышыгызда беренче паспортны – безнең ил гражданины документын аласыз. Шул мизгелдән сезгә яңа хокуклар һәм бурычлар йөкләнә. Сезнең һәркайсыгыз үз Иленең, кече ватанының лаеклы гражданы булыр, әлеге документны һәм үз намусыгызны сакларсыз дип ышанам, – дип билгеләп үтте Гөлнара Дауд кызы.
Паспортлар тапшыру тантанасыннан соң бәйрәм программасын мәдәният хезмәткәрләре чыгышы дәвам итте. Артистлар тамашачыларга күңелле җырлар бүләк иттеләр, күтәренке кәефләре белән уртаклаштылар, балалар дәртле җырлар астында рәхәтләнеп биеделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев