Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Россия Диния нәзарәте җомга намазын онлайн-режимда уку турында карар кабул итте

Җомга намазында читтән торып катнашучыларга барлык шартларны да үтәргә кирәклеге искәртелә.

17 мартта Россия мөселманнары Диния нәзарәте Үзәкләштерелгән дини оешмасының Голәмәләр шурасы утырышында коронавирус таралу һәм Мәскәүдә массакүләм җыеннары тыелу белән бәйле карар кабул ителде. Шулай итеп барлык мәчетләрдә күмәк һәм җомга намазлары уку туктатылып тора. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җомга намазының мөһимлеген игътибарга алып, намазны онлайн-режимда укырга тәкъдим ителә. Шәһәрнең Җәмигъ мәчете имам-хатыйб, имам, мәэзин һәм мәчет хезмәткәре катнашында җомга вәгазен һәм догаларын online-трансляцияләүне оештырырга тиеш була.

Җомга намазында читтән торып катнашучыларга барлык шартларны да үтәргә кирәк. Моның өчен ният булу фарыз, имам мөнбәргә чыккан мизгелдән алып фарызның ике рәкәгать намазына чакырганчы тынлык сакларга, имам белән бергә фарыз намазы уку мәҗбүри.

Шулай ук бу очракта җомга намазы тәмамлангач фарыз өйлә намазы алдыннан 4 рәкәгать намазын укырга, диелә хәбәрдә.

 

Чыганак :tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев