Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Россия армиясен сәламәт егетләр тулыландырачак

Россия Федерациясе Президенты Указы белән 135 мең егет гаскәрләргә җибәрелергә тиеш. ТР Хәрби комиссариаты кушуы буенча Аксубай районыннан 41 кеше чакырылачак.

Бөтен дөньяда шундый хәл, 2020 елгы язгы чакырылыш гадәти мохиттә түгел, ә эпидемиягә каршы режим шартларында уза.

15 июньнән егетләрне Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатының җыелма пунктына озату башлана. Район газетасын укучыларга язгы чакырылышны оештыру турында Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Дмитрий Палаткин сөйли.

– Чираттагы чакырылыш кампаниясе катлаулы шартларда уза. Егетләрне коронавирус йоктыру ихтималыннан саклау өчен хәрби комиссариат тарафыннан ниләр эшләнә?

–Бүгенге көндә Кораллы Көчләрнең төп мәсьәләләреннән берсе – куркыныч инфекциянең Россия Кораллы Көчләренә үтеп керүенә юл куймау. Бу максатларда, бүгенге көндә эпидемиягә каршы көчәйтелгән режим шартларында эшләүче комиссариатка килүдән алып, хәрби частьләргә барып җиткәнчегә кадәр катгый чаралар каралган. Хәрби хезмәткә чакырылучыларны кабул итү, аларны карау, хәрби частьләргә озатуга әзерлек белән шөгыльләнүче барлык хезмәткәрләр дә үз вазыйфаларын Роспотребнадзор таләпләрен үтәп башкаралар. Хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле гражданнарның шәхси эшләрен Интернет челтәрендә заманча техник чаралардан файдаланып өйрәнәләр. Медицина, чакырылыш комиссияләре куркынычсызлык чараларын катгый үтәү режимында уза.

Гаскәрләргә озатканчы, армиягә алынучы, ким дигәндә, җиде медицина белгеченнән уңай бәяләмә алырга тиеш. Шул исәптән терапевт, хирург, невропатолог, психиатр, окулист, оториноларинголог, стоматолог. Армиягә иң сәламәт һәм нык егетләр генә барачак.

– Дмитрий Иванович, әйтегез әле, җыелу пунктына килгәч, куркыныч инфекциянең таралуына каршы нинди чаралар күрелә?

– Егетләрне җыелу пунктына илтү өчен бездә барлык кирәкле профилактик чаралар да бар – медицина битлекләре, перчаткалар, антисептик чаралар, контактсыз термометр. ТР Министрлар Кабинетының Санитария-эпидемиягә каршы комиссиясе карарына нигезләнеп, ТР территориясендә яңа коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү максатларында, җыелма пунктка озатылганчы 2 көннән дә соңга калмыйча, хезмәткә алынучы егетләргә медицина учреждениеләрендә COVID-19га тест оештырылачак.

Җыелу пунктына килеп җиткәннән соң, һәркем коронавирус инфекциясе булу-булмауга экспресс-тест узачак. Тискәре нәтиҗә алгач кына, егетләрне медицина тикшерүенә, һөнәри психологик сайлап алу, киендерү һәм хәрби команданы тулыландыру өчен җибәрәчәкләр. Булачак солдатларны хәрби частьларга илтү хәрби хезмәткәрләр гражданнар белән аралашмаслык, элемтәгә кермәслек итеп оештырылган – алар аерым тимер юл вагоннарында йөртелә. Ә самолетларны бары тик хәрби командалар гына йөртәчәк.

– Яңа армиягә алынучылар хезмәт урыннарына килгәч карантин узачакмы?

–Әйе, алар өчен ике атналык карантин каралган. Бу вакытта алар спорт белән, тренажерларда шөгыльләнәчәк, башлангыч хәрби әзерлекләрен камилләштерәчәк.

– Хәзерге шартларда егетләрне җыелу пунктыннан тантаналы рәвештә озату, ант кабул итү тантанасы турында сөйләргә буламы?

– Мондый чаралар эпидемиягә каршы чикләүләрне бетергәнчегә кадәр планлаштырылмый, шулай ук хәрби ант кабул иткәндә ата-аналарның катнашуы рөхсәт ителми. Егетләрнең сәламәтлеге армия өчен барыннан да өстен.

Әгәр чакырылышка бәйле сорауларыгыз туса, проблемалы хәлләр килеп чыкса, белешмә сорап турыдан-туры Чирмешән хәрби комиссариатына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Телефоннар: 8 (843 96) 2 -26 -55; 4 -30- 07.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев