Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Россиянең яңа төбәкләре турында бүлек кертелгән география дәреслеге тәкъдим ителәчәк

Россия Мәгариф министрлыгы киләсе уку елы дәвамында географиядән яңа дәреслек тәкъдим итәчәк.

Бу хакта Россия мәгариф министры Сергей Кравцов «ТАСС»ка Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында биргән интервьюсында хәбәр итте.

Кырымда «Настоящая российская журналистика для новых регионов» дигән яңа дәреслек тәкъдим ителде. 1 сентябрьдән Луганск халык республикасы мәктәпләрендә яңа белем бирү стандартлары этаплап кертеләчәк.

«Без географиядән яңа дәреслек әзерлибез, анда карталарда да, география дәреслегенең үзендә дә яңа төбәкләр күрсәтеләчәк. Дәреслек төзү процессы озак эш. Без булган тәҗрибәгә таянабыз. Якынча, киләсе уку елында без географиядән яңа дәреслек тәкъдим итәчәкбез», – диде агентлык әңгәмәдәше.

Министр географиянең бердәм федераль укыту программасы кысаларында эшләячәк алты фән исемлегенә керүен искәртте. Программа киләсе уку елыннан укытыла башлый.

Россия Президенты Владимир Путин 2022 елның 4 октябрендә Донецк һәм Луганск халык республикаларын, Запорожье һәм Херсон өлкәләрен ил составына кабул итү турында законнар имзалады. Сентябрь ахырында анда Россия составына керү мәсьәләсе буенча референдумнар узды, аның өчен халыкның күпчелеге тавыш бирде.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев