Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Россиядә техник карау вакытында аптечка һәм ут сүндергечне тикшермәячәкләр

Россиядә техник карау процедурасын узганда мәҗбүри таләпләр саны кимеде. Россия Хөкүмәте раслаган үзгәрешләр 1 сентябрьдән гамәлгә керде.

Әйтик, хәзер бу процедураны үткәндә аптечка, ут сүндергеч, аварияле тукталыш билгесе һәм автомобильне урлап китүгә каршы җайланманы тикшермәскә дә мөмкиннәр. Белгечләр шулай ук зыян күргән яки ашалган урыннарын ачыклау өчен тормоз көпшәләрен дә, төп транспорт агрегатларында бераз гына май, сыеклыклар агуын да тикшермәячәк.

Шуңа да карамастан, техник карау процедурасын узганда мәҗбүри булмаган барлык җиһазлар да юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча машинада булырга тиеш.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев