Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Россиядә дәүләт учреждениеләре эше һәм хезмәткәрләренең хезмәт хакы дәрәҗәсе анализлана

Россиядә дәүләт бюджет учреждениеләре эшчәнлеген анализлыйлар, аларның хезмәткәрләренең хезмәт хакы дәрәҗәсен, дәүләт биреме күләмен һәм башкарыла торган эшләрнең сыйфатын да караячаклар.

30 ноябрьдә Хөкүмәт әгъзалары белән узган киңәшмә нәтиҗәләре буенча РФ Президенты Владимир Путин шундый йөкләмә бирде.

Кремль сайтында чыккан документта, Министрлар Кабинетына мондый учреждениеләр эшенең нәтиҗәлелеген арттыру буенча тәкъдимнәр кертергә кирәк булачак, дип әйтелгән - аларны оптимальләштерү, финанслауны яңадан бүлү яки федераль бюджеттан өстәмә бюджет ассигнованиеләре бүлеп бирү юлы белән.

erid: 2Vtzqw6pLty

Бу йөкләмә киләсе елның 30 мартына кадәр үтәлергә тиеш. РФ Премьер-министры Михаил Мишустин җаваплы итеп билгеләнде.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев