Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Россия май аенда кабат азык-төлек бәяләре арзанайган бердәнбер Европа иле булды

Россия май аенда Европада азык-төлеккә бәяләр төшкән, ягъни азык-төлек дефляциясе булган бердәнбер ил булды.

Бу хакта «РИА Новости»га сылтама белән «Российская газета» яза.

Россиядә азык-төлеккә еллык дефляция тарихта моңарчы ике тапкыр гына күзәтелгән иде: 2018 елның июнендә (0,42 процент) һәм 2023 елның апрелендә (0,22 процент), дип искәртә агентлык.

Шул ук вакытта, иң югары азык-төлек инфляциясе Венгриядә (34 процент) сакланып калган, ә иң түбәннәрдән берсе — Белоруссиядә (4,4 процент).

Элегрәк РФ Премьер-министры Михаил Мишустин, чит илләрдә Россия авыл хуҗалыгы продукциясенә ихтыяҗ арта, дигән иде, һәм чималга гына түгел, ә үзебезнең азык-төлек брендларына да.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев