Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

«Россия – Ислам дөньясы» форумында күрмәүчеләр өчен Коръән тәфсирен тәкъдим итәчәкләр

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023» форумында күрмәүчеләр өчен Луи Брайль алымына нигезләнеп җайлаштырылган ун томлык Коръән тәфсирен тәкъдим итәчәкләр.

Май аенда ислам дөньясы вәкилләре Казан белгечләренең хезмәтенә бәя бирә алачак, дип хәбәр итә чараны оештыручылар.

«Тәфсир күп кенә тәрҗемәчеләр һәм дин эшлеклеләренең уртак хезмәт җимеше булып тора, аның ярдәмендә күрмәүче кешеләрнең Изге Коръәнне уку һәм ятлау гына түгел, ә аның мәгънәләрен аңлау мөмкинлеге дә барлыкка килде», - дип искәртте Казанның «Ярдәм» хәйрия фонды башлыгы Илһам Исмәгыйлев.

Аның сүзләренчә, Коръәннең рус теленә аңлатмалы тәрҗемәсе ТР мөселманнары Диния нәзарәте ярдәмендә башкарылган. Бу юнәлештә җиде ел буе филологлар гына түгел, ә имамнар һәм төрле ислам уку йортлары вәкилләре дә эшләгән.

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023» Халыкара икътисади форумы 18-19 майда «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә узачак. Быел ул РФ Президенты Владимир Путин карары белән федераль статуска ия булды.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев