Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

«Россия йөрәге» гаилә учагы Аксубайга тапшырылды

Нурлатта «Россия йөрәге» гаилә учагы капсуласын Хәнифовлар гаиләсенә тапшыру булды.

Тантанада быел бергә яшәүләренең 50, 45 һәм 40 еллыкларын билгеләп үтүче Нурлат шәһәренең гаилә тормышы юбиляры катнашты. Алар адресына башкарма комитеты вәкилләреннән тәбрикләү сүзләре һәм изге теләкләр яңгырады.

Тантанада катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров сәламләде.

– «Россия йөрәге» Бөтенроссия проекты – социаль яктан әһәмиятле, ул гаиләләрне ныгытуга ярдәм итә, – дип билгеләп үтте ул. – Иршат Хәниф улы һәм Чулпан Минзаһит кызы Хәнифовлар һәм аларның биш баласы – районыбызның иң яхшы гаиләләренең берсе. Алар ут эстафетасын лаеклы кабул итәләр.

Сергей Александров нурлатлыларга җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде һәм Аксубай районыннан гаилә тормышы юбилярларына бүләкләр тапшырды. Бәйрәмдә катнашучыларны ЗАГС бүлеге җитәкчесе Светлана Крайнова котлады.

Тантананың иң дулкынландыргыч мизгеле «Россия йөрәге» гаилә учагын тапшыру булды. Хәнифовлар аны нурлатлылар – алтын юбилярлар Хәмидуллиннардан кабул иттеләр.

Капсула безнең районда төгәл бер атна булачак, аннары Чирмешән районына тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев