Россия Герое Рәсим Баксиков Аксубай мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары белән очрашты
Россия Герое белән очрашу Аксубайның 3 нче мәктәбенең өлкән сыйныф укучыларын рухландырды
11 нче сыйныфта финанс белеме дәресендә дәрәҗәле кунак тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Татьяна Удиярова оештырган эшлекле уенда катнашты.
9-11 сыйныф укучылары белән әңгәмә барышында Рәсим Баксиков балаларның сорауларына җавап бирде.
Очрашуда катнашучылар геройның алар белән аралашудагы гадилегенә сокландылар. Алар батырлыгы һәм кыюлыгы чиксез ихтирам уяткан кеше үзләре белән шулкадәр аңлаешлы аралашыр һәм аларның тормышы һәм укуы белән чын күңелдән кызыксыныр дип һич тә көтмәгәннәр.
– Мондый очрашулар көчле булуның һәм беркайчан да бирешмәүнең мөһимлеген искә төшерә, – дип яздылар мәктәп чатында укучылар.
Фото: Аксубайның 3 нче мәктәбе архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев