Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Россия 2014 елдан соң беренче тапкыр дөньяның иң зур икътисадлары унлыгына кире кайтты

Россия 2014 елдан соң беренче тапкыр дөньяның иң зур икътисадлары унлыгына кире кайтты.

2022 ел нәтиҗәләре буенча Россия 2,3 триллион долларлык товар җитештергән һәм хезмәт күрсәткән, бу аңа әлеге күрсәткеч буенча сигезенче урынны алырга мөмкинлек биргән. Соңгы тапкыр илебез беренче унлыкка 2014 елда кергән иде – ул елны Россия 2,05 триллион доллар тәшкил иткән эчке тулаем продукт белән тугызынчы урынны биләде. 2021 елда исә 11нче баскычта урнашты.

Узган ел 25,46 триллион доллар тәшкил иткән номиналь эчке тулаем продукты белән АКШ дөньяның иң зур икътисады булып калган. Икенче урында – Кытай (17,94 триллион), өченчедә – Япония (4,17 триллион).

Германия (4,07 триллион) – дүртенче, Һиндстан (3,4 триллион) – бишенче, Британия (3,07 триллион) – алтынчы, Франция (2,78 триллион) җиденче урынны саклап калган.

Канада (2,14 триллион) тугызынчы баскычта урнашкан, ә Италия (2,01 триллион) бер ел эчендә сигезенчедән тугызынчы урынга төшкән. Шул ук вакытта, Көньяк Корея унлыктан төшеп калган, ул берьюлы өч позицияне югалтып, 13нче баскычны биләгән.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев