Роспотребнадзор илдә Covid-19 эпидемиясен туктатуның бердәнбер ысулын атады
Белгечләр әйтүенчә, коронавируска каршы вакцинаны җәен ясатып өлгерергә кирәк.
Россиядә Covid-19 эпидемиясен тулысынча җиңәр өчен бары тик массакүләм вакцинация гына ярдәм итәчәк. Бу хакта Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Covid-19 — баналь булмаган, бик мәкерле һәм катлаулы инфекция, ул бик начар төгәлләнергә мөмкин. Шуңа күрә инфекционистлар һәм эпидемиологлар бу эпидемияне бары тик вакцинация гына җиңә алачак дип саный», — дип яза РИА Новости.
Шул ук вакытта Роспотребнадзорда әйтүләренчә, коронавируска каршы вакцинаны җәен ясап өлгерергә кирәк. Бу көзге-кышкы сезонга әзерләнергә ярдәм итәчәк, чөнки бу чорда ОРВИ һәм башка инфекцияләр белән авыру очраклары арта.
Моннан тыш, белгечләр әйтүенчә, «эпидемиядән һәм пандемиядән вакцинация генә түгел, ә кыска вакыт эчендә уздырыла торган массакүләм вакцинация ярдәм итә». Болай эшләгәндә, патогенга иммунитеты булган кешеләр күбәя, нәтиҗәдә вирус йоктыру «чылбыры» өзелә.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев