Роспотребнадзор белгече кулланучылар хокукларын яклау турындагы сорауларга җавап бирәчәк
13 мартта Татарстанда гражданнарның кулланучылар хокукларын яклауга багышланган туры линия узачак.
Чара РФ Президентының ТРдагы кабул итү бүлмәсендә булачак, дип хәбәр итә Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы.
Республика халкы сорауларына Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе кулланучылар хокукларын яклау бүлегенең баш белгеч-эксперты Эльмира Исхакова җавап бирәчәк.
Сорауларны 8(843)221-80-35 телефон номеры буенча бирергә мөмкин. Кайнар линия 10 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр эшләячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев