Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Роскомнадзор WhatsApp кушымтасына чикләүләр кертелмәве турында белдерде

Хәзерге вакытта сервис өзеклекләр белән эшли.

Россия территориясендә WhatsApp мессенджеры эшенә чикләүләр кертелмәде.

Кушымтаның өзеклекләр белән эшләве Meta Platforms ресурсларына чикләүләр кертү белән бәйле түгел, дип хәбәр итә Роскомнадзорның матбугат хезмәте. Бу турыда РИА Новости яза.

«Россия территориясендә WhatsApp мессенджерының эше чикләнми. Роскомнадзор сервисның өзеклекләр белән эшләвен Meta Platforms ресурслары булган Facebook һәм Instagram сервисларына кертелгән чикләүләр белән бәйләми», — диелә хәбәрдә.

erid: 2Vtzqw6pLty

Ведомство билгеләп үткәнчә, мессенджер эшендәге өзеклекләр башка илләрдә дә күзәтелә. Хәбәрдән аңлашылганча, 2021 елның октябрь башында да шундый хәл булган, ул вакытта моның өчен җаваплылыкны Meta компаниясе үз өстенә алган.

Роскомнадзор 4 март көнне Россиядә Facebook челтәрен япты. Бу гамәл Россия гаммәви мәгълүмат чаралары һәм мәгълүмат ресурсларын дискриминацияләү аркасында эшләнде. Россиялеләргә карата көч куллануга өндәү таратылмасын өчен 14 мартта көнне Instagram ябылды, диелә РИА Новости хәбәрендә. 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев