Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Роботка ышанып, мошенникларга 87 мең сум акча күчергән

Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлегенә мошенниклык факты буенча чираттагы гариза кергән.

Район кунагы ялган банктан шалтыратканнан соң 87 мең сум акчасыннан коры калган. Хатын-кыз белдергәнчә, шалтыратучы хәтта аның банк картасына бәйле шикле активлык турында хәбәр иткән очракта да, ул банк хезмәткәрләренә пин-кодны хәбәр итмәгән булыр иде. Ханымга яңа счет ачарга һәм аңа акча күчерергә тәкъдим итәләр. Ул шалтыратучы сүзләренең дөреслегенә соңгы минутка кадәр шикләнә. Әмма...

Мошенниклар торган саен интеллектуаль була баралар. Хәзер исә ялган банк хезмәткәрләре карталар буенча мәгълүмат бирүне сорамый. Һәм зыян күрүчене кисәтүләре дә чынга охшаган, карта хуҗасына бернинди конфиденциаль мәгълүматны да – карта номерын да, счетны да, аның тулысынча сакланышын тәэмин иткән карта артындагы өч урынлы санны да әйтмәскә дип кисәтәләр. Хатынга фон режимында куркынычсыз «роботка» күчәргә тәкъдим итәләр, ул аңа ышанып бөтен мәгълүматны хәбәр итә һәм картадан акча шунда ук юкка чыга.

–Әгәр сезгә банктан шалтыратулар килә икән, иренмәгез, теләсә кайсы банк картасының да арткы ягында кайнар линия телефон номеры бар – шалтыратыгыз һәм, карта яки счетка бәйле проблемалар чынлап та бармы икәнлегенә төгәллек кертегез, – дип киңәш итә Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге тикшерүчесе Язилә Гафиятуллина. – Банк хезмәткәрләре кодларны да, акчаны башка картага күчерүне дә сорамый. Алар сезгә бары тик шикле активлык булганда картаны блакировать итәргә кушалар. Роботларга яки өченче затларга ышанмагыз – шалтыратуларның төрле номерлардан булуы да сезне шунда ук сагайтырга тиеш, үз репутациясен сакларга теләгән банкның карта артында күрсәтелгән кайнар линия телефоны бар. Уяу булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев