Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Рәхмәт, аксубайлылар, ачык йөзегез өчен!

Казанда яшәүче «Нежность» тернәкләндерү үзәгендә ял итүче Татьяна Фомина безнең редакциядә кунак булды.

– Ирем белән сокланубызның чиге юк, шуңа күрә дә редакциягә сезнең район газетасы битләре аша үз хисләребезне белдерергә килдем, – ди ул. – Ышаныгыз, безгә ирем – Россия Федерациясенең атказанган табибы Федор Яковлевич белән, чагыштырырлык нәрсәләр бар! Без ярты дөньяны гиздек дияргә була, Татарстан һәм Россиянең иң яхшы санаторийларында, Төркиядә һәм Гарәп Әмирлекләрендә ял иттек, тик Аксубайдагы кебек ял итүчеләргә карата мондый мөнәсәбәтне күргәнебез булмады. Ә үзәктә туклануны без өйдәгечә дип атар идек. Тернәкләндерү үзәгендә персоналның гына түгел, бистәдә яшәүчеләрнең дә ихтирамлы мөнәсәбәте шаккатыра. Биредә һәр җирдә – китапханәдә яки музейда, вокзалда яки сәүдә үзәгендә яки кечкенә генә кибеттә – кешеләрнең бер-берсенә карата ихтирамлы, ихлас мөнәсәбәтен күрәсең. Беркем дә синең сорауга битараф түгел, кая һәм ничек узарга кирәклеген тәфсилләп аңлаталар. Барысы да ачык йөзле, ихтирамлы, аралашучан – болар ирем белән бездә генә түгел, ә чит шәһәрләрдән «Нежность» үзәгенә сәламәтлекләрен ныгытырга килүче башка кешеләрдә дә шундый ук хисләр уята. Без Аксубайда үзебез өчен яңа дөнья ачтык кебек.

Авыл халкының ял итү урыннары да, милли проект кысаларында төзекләндерелә торган иҗтимагый киңлекләр дә күзләрне сөендерә һәм сокланырлык. Безне бигрәк тә Гуляев паркы һәм чыршы һәм миләш үсентеләре белән әйләндереп алынган Мазилин урамындагы яр буе сокландырды, аксубайлылар аңлатканча, үсентеләрне район газетасы коллективы басманың юбилее уңаеннан утыртканнар. Мазилин урамы буенча һөнәри техникум коллективы утырткан бердәм гармонияле чәчәк түтәлләре композициясе дә күзләрне иркәли.

Күңелне бераз төшергән бердәнбер нәрсә – ул танылган чуаш сырасын сатуда тапмавыбыз булды, югыйсә, узган ел Казаннан Уяв бәйрәмендә катнашкан дусларыбыз бик мактаганнар иде.

Әмма без, һичшиксез, кабат бирегә киләчәкбез. Рәхмәт, аксубайлылар, сезнең ачык йөзегез өчен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев