Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

РКБның яңа оешкан трансплантация үзәгендә эчәк, йөрәк һәм үпкә күчереп утыртачаклар

Татарстанда Республика клиник хастаханәсенең яңа оешкан трансплантация һәм югары технологияле хирургия үзәген проектлау эшләре тулы куәтенә дәвам итә.

Клиниканың баш табибы Рафаэль Шәвәлиев «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында аның нинди булачагы хакында сөйләде.

«Бүген хастаханә ресурслары бинаның проект үзенчәлекләре белән чикләнгән. Бина күптән проектлаштырылган, анда без куллана торган югары технологияләр исәпкә алынмаган. Хәзер күп кенә технологияләр инновацияләр җирлегендә үсеш кичерә. Бу - эндохирургия, роботлаштырылган технологияләр. Моның өчен шартлар кирәк. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Республика клиник хастаханәсендә югары технологияле хирургиянең барлык төрләре, шул исәптән трансплантация дә тәкъдим ителәчәк үзәк булдыру кирәклеге турында карар кабул итте», - дип белдерде Республика клиник хастаханәсенең баш табибы «Татар-информ» агентлыгына.

Шәвәлиев сүзләренчә, яңа үзәктә бөер һәм бавыр гына түгел, ә ашказаны асты бизе, эчәк, йөрәк һәм үпкә күчереп утырту буенча да операцияләр ясалачак.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев