Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

РКБ мобиль поликлиникасы Аксубай районында эшнең икенче атнасын төгәлләде

24-27 февраль көннәрендә мобиль комплекс Яңа Аксубай авылында торды.

Дүрт көн эчендә мобиль медицина комплексына 172 кеше килгән.

Диагностика чаралары барышында беренче тапкыр 46 авыру ачыкланган. 9 пациент «РКБ МЗ РТ» ГАУЗга планлы госпитализациягә җибәрелгән.

Югары нәтиҗәләргә Республика клиник хастаханәсе һәм үзәк район хастаханәсе белгечләренең бердәм эшләве, шулай ук район мәгариф бүлеге, электр челтәре компаниясе һәм Яңа Аксубай авыл җирлеге муниципалитеты хезмәткәрләренең ярдәме нәтиҗәсендә ирешелде.

Ә хәзер мобиль комплекс Мюд бистәсендә урнашкан, анда ул 2 марттан 6 мартка кадәр эшләячәк.

Комплекс ФАП бинасы янында урнашкан.

Белгечләргә кабул итүгә барыр алдыннан пациентларга ФАПта көндәлек кабул итүне алып баручы табиб-терапевттан юллама алырга кирәк. Кабул итүне көтү фельдшер-акушерлык пунктында оештырылган.

4 мартта Республика клиник хастаханәсе белгечләре пациентларны кабул итмәячәк.

Пәнҗешәмбе, 5 мартта – невролог, эндокринолог, кардиолог, ревматолог, гастроэнтеролог кабул итәчәк;

җомга, 6 мартта – невролог, эндокринолог, аллерголог, травматолог-ортопед, хирург-онколог кабул итәчәк.

Кабул итүгә җаваплы фельдшер – Молодкина Наталья Аркадьевна аша язылырга мөмкин.

Яздыру өчен телефоннар: 8-908 346 39 72, 8-987 416 22 65.

Мюд бистәсендә эш тәмамланганнан соң, мобиль поликлиника Иске Тимошкино авылында соңгы күчмә эш атнасын үткәрәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев