Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Ризык әзерләү блоклары ремонтлана

Районның мәгариф учреждениеләре яңа уку елына әзерләнә.

Аларның икесендә – Урмандеево башлангыч мәктәбе-балалар бакчасында һәм Иске Ильдерәя урта мәктәбендә, агымдагы төзекләндерүдән тыш, ризык әзерләү блокларына ремонт ясала. Ул бинаны капиталь ремонтлауны гына түгел, ә җиһазлар һәм инвентарь сатып алуны да үз эченә ала.

Район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге җитәкчесе Оксана Тимкина хәбәр иткәнчә, ремонт һәм җиһазландыруга республика бюджетыннан җиде миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Эшләрне “СК Максад” ҖЧҖ субподряд оешмасы алып бара.

Иске Ильдеряк мәктәбендә демонтаж эшләре башкарылган, канализация, суүткәргеч үткәрелгән, идәннәргә бетон җәелгән, электр үткәрелгән, диварлар тәртипкә китерелгән, түшәмнәр монтажланган, ишекләр урнаштырылган һәм янгын сигнализациясе үткәрелгән. Хәзерге вакытта җиһазлар урнаштыру бара.

Урмандеево башлангыч мәктәп-балалар бакчасында эчке эшләр тәмамланган инде. Керү төркемен төзекләндерү, фасад эшләре, электр, суүткәргеч челтәрләрен һәм канализацияне монтажлау буенча эшләр алып барыла.

– Иске аш-су әзерләү блогында капиталь ремонт төзелгәннән бирле бер тапкыр да булмады, – дип уртаклашты Урмандеево башлангыч мәктәп-балалар бакчасы директоры Ирина Музилеева. – Яңа аш әзерләү блогында яңа җиһазлар да булачак. Программаларның безгә килеп җитүенә бик шатбыз. Өстәлләр, урындыклар яңартылачак, заманча электр плитәсе, су җылыткычлар, юу, суыту җиһазлары урнаштырылачак.

Ризык әзерләү блогы август аенда ук тапшырылачак. Биредә 18 мәктәп укучысы һәм 12 балалар бакчасында тәрбияләнүче бала өчен төшке ашлар әзерләнәчәк.
Программа гамәлгә кергәннән бирле районда гомуми суммасы 16 миллион сумнан артыкка 8 аш-су әзерләү блогы капиталь ремонтланган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев